Казанның Вахитов районында вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Вакантлы эш урыннары ярминкәсен 14 ноябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге уздырды. Ярминкәгә 339 кеше килде, шуларның 29ы вакантлы эш урыннарына юллама алды.

Вахитов районының сигез предприятиесе һәм оешмасы үз вакансияләрен тәкъдим итте: "Метроэлектротранс" МУП, "Сәүдә агентлыгы" ҖЧҖ,  "Горводзеленхоз"Трест МУП, Суд приставларының федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, "Водоканал" МУП, "Реконструкция һәм үсеш" ҖЧҖ, "Кеннард"  ҖЧҖ, "Электроприбор" Казан заводы ААҖ.

Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, ярминкәдә Россия Пенсия фондының Вахитов районындагы идарәсе белгечләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International