Бүген Лесхоз интернат-йорты педагогы И.Вәлиева биредә яшәүче әби-бабайлар белән фототерапия уздырды.
Фототерапия-фотография карау вакытында өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Чара барышында әхлакый, психологик һәм социаль тотрыклылык булдыру, шулай ук үз-үзеңә югалган ышанычны кайтару мөмкинлеге бар.
Кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр, әйләнә-тирәдәгеләрнең ничек кабул итүләре турында бик сирәк уйлана. Һәм еш кына үзләрен бөтенләй башка сурәтләрдә күреп шакката. Шулай итеп, терапевтик яктан сурәтләрнең визуаль эчтәлеге генә түгел, ә кешенең фотосурәтләр белән аралашуы процессында булган барлык нәрсәләр дә әһәмиятле булып тора. Хатирәләр, хисләр һәм уйлар, фотографик диалог тарафыннан барлыкка килә торган, кайвакыт күренешләргә турыдан-туры реакция белән чагыштырганда, әһәмиятлерәк. Дәрестә интернат карамагындагылар күп санлы фотографияләр арасында үз образларын тапты. Соңыннан белгеч белән берлектә ватманга ябыштырдылар.