Эльмира Зарипова "Татар-информ"га интервью бирде

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында пенсия яшендәге кешеләрне эшкә урнаштыру өчен гамәлдәге программалар турында бүген министр Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

Министр пенсия алды яшендәге гражданнар өчен кертелә торган өстәмә гарантияләргә аерым игътибар бирде. Шулай ук спикер эшсез гражданнарны пенсиягә рәсмиләштерү мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәләләрне дә яктыртты.

Мәшгульлек үзәкләрендә пенсия алды яшендәге гражданнарга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләгәндә, министр дәүләт хезмәте сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылырга һәм тиешле дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкин булуын билгеләп үтте.

Шулай ук Эльмира Зарипова пенсия яше арту сәбәпле хезмәт һәм мәшгульлек базарындагы перспективалар турында да бәян итте.

Министр белән узган интервью "Татар-информ" МА рәсми сайтында дөнья күрәчәк.

Фото чыганагы: "Татар-информ" МА, Солтан Исхаков
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International