Хисап атнасында эш бирүчеләр  5 291 хезмәт урыны тәкъдим иткән

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2018 нче елның 13 ноябренә республикада 9 978 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 86 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр  5 291 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 625 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 591 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 39 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International