Мобиль офис Раифага юл тотты

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы Раифа авыл җирлеге башкарма комитетында булды.

Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге белгече 9 гражданга мәшгульлек, һөнәри уку, яңадан уку өлкәсе, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе, билгеләү шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге сыйфатында үзмәшгульлек һәм җәмәгать эшләре оештыру сораулары буенча консультация бирде. 5 граждан яңадан теркәлү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International