Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә  "Маникюр остасы" һөнәре буенча курслар ачылды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

9 ноябрьдә Яшел Үзән  шәһәренең мәшгульлек үзәгендә  "Квалификация үстерү буенча  төбәкара агентлык" коммерцияле булмаган  автоном  оешмасы  базасында "Маникюр остасы" һөнәре буенча  курслар ачылды.

Укуга Яшел Үзән  шәһәренең мәшгульлек үзәге  юнәлдергән ун кеше һәм баласына өч яшь тулганчы декрет ялында  булган бер хатын-кыз кереште. Уку дәвамында курс тыңлаучылар базалы, аппарат маникюры техникасы нигезләренә өйрәнәчәкләр. Төп программаларга өстәмә рәвештә укучылар тырнак дизайны курсын үтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International