"Өмет утравы" үзәгенең мобиль бригадасы эшен дәвам итә

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Югары Ослан районы "Өмет утрауы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең чираттагы мобиль бригадасы Куралово авыл җирлегенә гамәлгә ашырылды.

Бригаданың төп бурычы-тормыш өчен кирәкле социаль хезмәтләргә мохтаҗ гражданнарның яшәү урыннарына максималь якынайту. Мобиль бригада составына бүлек мөдире, социаль эш буенча белгеч, юрисконсульт, психолог, социаль хезмәткәрләр керә. Белгечләр консультация бирә, кичектергесез социаль ярдәм күрсәтә, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүгә бәйле көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә, граждан социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану өчен документлар җыюда булышлык күрсәтәләр.

Уртак эш нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга социаль-хокукый, социаль-педагогик хезмәтләр күрсәтелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мобиль бригаданың эшләү практикасына халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең яңа формаларын һәм методларын кертү социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшыртырга, социаль ярдәм мәсьәләләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International