8 ноябрь көнне Әлмәттә хезмәт хакларына нисбәтле күрелә торган чаралар мәсьәләсе буенча күчмә зональ киңәшмә узды.
Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт бүлеге башлыгы Фидаил Хәернасов, шулай ук Башкарма комитет җитәкчеләре – Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Азнакай, Сарман, Мөслим, Зәй, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә муниципаль районнарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссияләр рәисләре катнашты.