"Наз" үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы узды

2018 елның 9 ноябре, җомга

Балтачның "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.            

"Наз" үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова  социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Уку дәфтәрләрен тиешле рәвештә алып бару кирәклеге турында кисәтте.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина  хисапларны вакытында һәм сыйфатлы тапшыруга тукталды һәм хезмәткәрләргә инвалидлар декадасына әзерлек, инвалидлар өчен "Без спортны яратабыз" дигән спорт чарасын үткәрү кирәклеге турында искәртте.

Юрист Тәнзилә Хәлиуллина социаль хезмәткәрләрнең вазифалары белән таныштырды. Шулай ук хөкемгә тартылмау турында белешмә алу өчен дәүләт хезмәте сайты аша этаплап гариза тапшырырга мөмкинлеген аңлатты. Социаль эш буенча белгеч Лилия Гарипова норовирус инфекциясе һәм профилактик чаралар турында сөйләде. Психолог Алмира Газизова социаль хезмәткәрләргә психологик тренинг үткәрде.

Җыелыш котлаулар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International