Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат- йортында төрле технологоя, эш формаларын музыка аша комплекслы файдалануга зур игътибар бирелә. Мондый алымнар биредә тәрбияләнүчеләрнең эчке борчылуларын бетерергә ярдәм итә.
Интернат-йорт хезмәткәрләре төрле жанрдагы музыканы куллана. Гадәттә сенсорлы бүлмәдә классик музыка һәм табигать тавышлары яңгырый. Бу вакытта алар пластилин белән эшли, рәсем ясый, гардено терапия, арттерапия, хобби-техника белән шөгыльләнә. Язгы-көзге чорда фонтан янында, беседкада, территория буенча җәяле ял вакытында да җыр һәм музыка аларга тынычлык бирә. Репертуар төзегәндә, әлбәттә, аларның теләкләре , төрле юбилей һәм бәйрәм истәлекле даталар искә алына.
Һәр пәнҗешәмбе көнне ”Мин яратам сине , тормыш” җыр яратучылар клубы утырышы уза. Анда баянга кушылып яраткан җырларын башкарырга мөмкинлек туа. Күптән түгел кунакта гитарасы белән автор башкаручы Е.Скрябин булды. 1970-1980 нче елгы җырлар һәрберсенең күңел кылларына кагылды, бик яратып тыңладылар, таныш җырларны кушылып бергә башкардылар. Интернат-йорт хезмәткәрләре музыка белән эшләүнең олы яшьтәге кешеләрне активлаштырырга нык ярдәм итә дигән фикердә.