Түбән Каманың гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә сыйфат көне

2018 елның 9 ноябре, җомга

Күп еллар дәвамында ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Европа сыйфат оешмасы инициативасы һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. ХХ гасырның 90 нчы еллар уртасыннан Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан ел саен Европа сыйфат атнасы уздырыла.

Сыйфат төшенчәсе дигән атаманы без заманча цивилизация байлыклары, тормыш сыйфаты дип атыйбыз - ә бу, үз чиратында, әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек тә, кешенең психологик уңайлылыгы да.

"Веста" үзәгендә Түбән Кама шәһәренең “Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы вәкилләре үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр белән очрашты. Очрашу барышында төрле мәсьәләләр каралды: сыйфатлы товарны алыштырганда кулланучыларның хокуклары, банкта алынучы кредитлар, андагы тозаклар, интернетта сатып алуларны дөрес итеп алып бару, үз хокукларыңны саклау, уңайлы процесс һәм гарантияләнгән нәтиҗә алу кебек сорауларга җаваплар эзләделәр. Иҗтимагый оешма вәкилләре Түбән Кама районында  гомумән, Татарстан республикасында үз хезмәтләрен нигездә түләүсез күрсәтүче бердәнбер оешма дип билгеләп үттеләр.

Очрашу барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап, Түбән Кама шәһәренең "Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы координаталарын, шулай ук хокукларын яклау буенча киңәшләр язылган белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International