Инвалидлар декадасы алдыннан министрлыкта "кайнар элемтә" оештырыла

8 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2018 елның 8 нче ноябреннән 20 нче ноябренә кадәр Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен "кайнар элемтә" эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.

"Кайнар элемтә" телефоны: 8 (843) 557-21-25 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр).

Электрон адрес: Sz.Ipra@tatar.ru (тәүлек буе).

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шулай ук сәламәтлекләре чикле булган талантлыары белән уртаклашырга әзер булган шәхесләр турында мәгълүматлар да көтә. 

Мөрәҗәгатьләрдә түбәндәге мәгълүматны күрсәтергә кирәк:

- Мөрәҗәгать иткән кешенең фамилиясе;

- Гражданин яши торган инвалидлыгы булган гражданинның фамилиясе, туган көне һәм елы;

- оператив элемтә өчен телефон номеры, электрон почта адресы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования