"Тургай"да комсомол айлыгы узды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның октябрь аенда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тулды.

Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, яңа чирәм җирләр ачуда катнашты. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булды.

Комсомолның 100 еллык юбилеен уткәрүдә Минзәлә районының "Тургай" мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшусмерләр социаль приюты читтә калмады, юбилей айлыгы игълан ителде. Айлык үткәру дәвамында төрле бәйрәм чаралары үтте: комсомолларның батырлыгы турында нәфис фильмнар каралды, балалар ярдәмендә комсомол турында төрле фото күргәзмә, фоторәсемнәргә коллажлар ясалды, түгәрәк өстәлләр уткәрелде.

Приютта тәрбияләнүче балалар комсомол ветераннары белән өйләрендә очрашып, аларның яшьнәп үткән яшьлеге-комсомол тормышы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Бу олы юбилейга багышлап төрле спорт чаралары да үтте. Бу айлыкны үткәрү азагында приютта тәрбияләнүчеләр кече яшьтәге балалар оешмасына кабул ителделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International