"Кояшкай" үзәгендә көзге бәйрәм оештырдылар

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты тормышка ашырыла.

"Орион" яшьләр үзәге белгечләре 36 инвалид бала һәм 8 ата-ана өчен “Көзге бәйрәм" исемле чара  үткәрде.  Балалар янына кунакка әкияти геройлар Элли, Страшила һәм Кикимора килде, бәйрәмне уздырырга комачылауга уйладылар, ләкин барып чыкмады.

Балалар кунаклар белән уеннарда катнашты, мультфильм, әкият геройларын атадылар, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International