Түбән Камада профориентация чаралары уза

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Түбән Камада шикәр диабеты белән интегүче урта мәктәп балалары өчен "Уңышка юл" дигән һөнәри юнәлеш бирүче квест уздырылды.

Чара вакытында балалар һөнәр, белгечлек, квалификация, вазыйфа төшенчәләрен нәрсә икәнен белде. Балалар һөнәр сайлау схемалары белән танышты, сәламәтлек үзенчәлекләре белән бәйле булган һөнәрләр исемлеге турында мәгьлүмат алдылар. Яшүсмерләр аралашу күнекмәләрен яхшырттылар, үзләренең шәхси сәләтләре турында белделәр.

Чара нәтиҗәсендә балалар һөнәр сайлаганда үзләре өчен мөмкин булган һөнәри юнәлешләрне билгеләде. Чара һөнәри юнәлеш бирүче уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды. Балалар истәлекле бүләкләр алдылар.

Һөнәри юнәлеш бирүче чара Яр Чаллы шәһәренең "Эрудит-Селд" ЧОУ белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International