"Алтын көз"дәгеләр кино төшерелә торган урынга сәяхәт кылды

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Каникуллар вакытында  "Алтын көз" үзәге Лаеш муниципаль районында балигъ булмаганнар өчен  экскурсия оештырды. Балалар танылган язучы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильм төшерелә торган урыннарда(Семрук) булдылар.

Балалар биредә 1930 елларда көнкүрешен һәм мәдәниятен күрделәр, узган еллар атмосферасына чумды, туган як матурлыгы белән кызыксындылар һәм бик күп якты тәэсирләр алдылар. Соңыннан балалар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International