Түбән Кама приютында көзге каникул файдалы уза

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында  көзге каникул сәламәтлек өчен файдалы уза.

Балаларның бер өлеше "Саулык" сәламәтләндерү лагеренда сәламәтлекләрен ныгыта. Башкалар да ялын күңелле уздыра: көндәлек күңел ачу чаралары, җәяү йөрү, экскурсияләр балаларга зур шатлык китерә.

Шулай итеп, шушы көннәрдә приютта саф һавада "Күңелле уеннар" дигән чара үтте. Спорт эстафеталарында барлык тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты. Туп белән эстафеталар, скакалка аша сикерү, җитезлеккә уеннар, чыдамлыкка уеннар – болар барысы да балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International