Белемле һәм компетентлы белгечләр һәрвакыт кирәк булачак

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Зәй шәһәрендә һөнәри осталык буенча I Зәй форумы узды. Чарада 8-11 сыйныф укучылары һәм Зәй политехник көллияте студентлары катнашты. Чара эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелде.

Форумны Зәй муниниципаль районы Советы,  Зәй муниниципаль районы Башкарма комитеты, Халык мәшгульлеге үзәге һәм Зәй политехник көллияте оештырды.

“Форумны уздыру уе юктан гына тумады. 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде, киләсе елда Казан профессиональ осталык буенча  WorldSkills чемпионатының дөньякүләм этабын кабул итәчәк. Шушы дулкында, әлеге истәлекле вакыйгага бәйләп, районда эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча алып барыла торган эшне яңа дәрәҗәгә чыгарасы килде. Яңа алымнар һәм формалар кулланырга булдык. Бу тәкъдимне район җитәкчелеге, аерым алганда, район башлыгы хуплады”, - дип билгеләп үтә оештыручыларның берсе – Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева.

Форум үз эшен “Осталык дәресе”ннән башлады. Зәй политехник көллияте базасында катнашучыларга “Эретеп ябыштыру эше”, “Авыл хуҗалыгы”, “Агач эшкәртү” һәм “Аш-су пешерү” юнәлешләре буенча мастер-класслар узды. Егет һәм кызлар үзләрен WorldSkills компетенцияләренә кергән профессияләрдә сынап карый алды.

Форум барышында “Энергетик” мәдәният йортында күргәзмә эшләде. Балалар иҗаты йортына йөрүчеләр, мәктәп укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үз эшләрен тәкъдим итте. Әйтик, анда 3D каләм, әйләнә-тирә мохит температурасын үлчи торган һәм атмосфераның өске катламнарындагы яктылыкны билгели торган роботлар, энергия саклагыч лампачкалар, самолетлар, радио дулкыннар аша идарә ителә торган машиналар күрергә мөмкин иде.

Район предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр мастер-класслар оештырды һәм лаборант, автомат һәм ярым автомат машиналарны эретеп ябыштыручы, программа белән идарә итә торган станокларны көйләүче, инженер-технолог, кондитер кебек профессияләрне тәкъдим иттеләр. Катнашучылар шунда ук шикәр комының сыйфатын тикшерү буенча тәҗрибә уздыра яки ювелир эшләнмәсе ясый алды.

Форумның пленар өлешендә катнашучыларны WorldSkills хәрәкәте белән таныштырдылар. Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәгенең җыелма команда белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Елена Кайль Татарстанда узачак чемпионат турында, ә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем үсеше  бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Динар Гыйльмеев эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча республика дәрәҗәсендә узган чаралар хакында сөйләде.

Үз чыгышында Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов муниципалитет икътисадының үзенчәлеген билгеләп үтте. Ул төп өч тармак - энергетика, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгыннан тора. Күпчелек компанияләр үсеш өчен инвестицияләр җәлеп итә. Икътисад 23 процентка үскән. “Муниципаль районнар арасында бу беренче күрсәткеч”, - дип ассызыклады ул.   Предприятиләрдән ел саен 450дән артык кеше лаеклы ялга чыгуын, ә 140 бала эшче һөнәр алуын исәптә тотканда, кадрлар әзерләү мәсьәләсе район өчен өстенлекле кала. “Кайда тугансың, шунда файдалы булырга кирәк”, - диде Рәзиф Кәримов. Аның сүзләренчә, булачак һөнәрне инде балачактан ук сайларга кирәк.

Ахырдан катнашучылар кунакларга үз сорауларын юллый алды. Алар WorldSkills хәрәкәтендә катнашуның нечкәлекләре, волонтер булу, чемпионатта катнашуның өстенлекләре белән кызыксынды. Әйтик, Зәй политехник көллияте студенты Максим Столяров эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабына узган. Катнашучы буларак, эшкә урнашканда ул өстенлекләр алачакмы дип сорады. Елена Кайль сүзләренчә, чемпионатта катнашучыларга Skills-паспорт тапшырыла. Эшкә урнашканда аның булуы исәпкә алыначак. Хәзер бу мәсьәлә эш бирүчеләр белән хәл ителә. Район башлыгы Рәзиф Кәримов: “Белемле һәм һөнәрле белгечләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак”, - дип белдерде.

Елена Кайль сүзләренчә, район дәрәҗәсендә мондый форматта форум Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. “Бу тәҗрибәне бөтен таратасы килә”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International