Республиканың 5 233 анасына беренче бала өчен акча билгеләнгән

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.

Агымдагы елның 2 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 5 233 анасына билгеләнгән.

Быел Татарстан әниләре өчен пособие күләме  8490 сумны тәшкил итә. Республикада 2017 елның 2 кварталы өчен балалар өчен яшәү минимумы шул күләмдә тәгаенләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International