Казанда вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Шимбә көнне, 3 ноябрьдә, «Мега» сәүдә үзәгендә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Килүчеләр игътибарына Казан шәһәре предприятиеләре буенча мәгълүматлар базасында булган вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Ярминкә эшендә төрле милек формасындагы 26 предприятие: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең 1 нче троллейбус депосы, «Водоканал» МУП, «Казан «Тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы» АҖ, «Ял һәм сәламәтлек үзәге «Мон Плезир» ҖЧҖ, «Туклану предприятиеләренең төбәк челтәре» ҖЧҖ, «Росреестрның ФКП»ФДБУ филиалы-Казан ТЦТО, «КазХимНИИ» АҖ һ. б. катнашачак.

Ярминкә 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, анда катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша һәм тәкъдим ителгән вакансияләр буенча эш шартларын җентекләп белә, хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр ала, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уза алачаклар.

Тематик басмалар вакансияләр турында мәгълүмат белән бушлай газеталар тәкъдим итәчәк.Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International