Яр Чаллыда йорт шартларында уен мохитен оештыру буенча мастер-класслар узды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллының "Ышаныч "халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Орион" яшьләр үзәгендә узган "Гаилә кыйммәтләре" дигән V шәһәркүләм мастер-класслар кысаларында шәһәрнең яшь гаиләләре өчен мастер-класслар уздырды.

Төп идея ата-аналарны ташландык материал кулланып кул астындагы чаралар ярдәмендә өстәл уеннары оештыру процессына җәлеп итү иде.
"Гаилә әгъзалары уйнаячак уен уйлап табу һәм әзерләү процессы балаларны һәм ата-аналарны берләштерә, аларга бер-берсен яхшырак аңларга мөмкинлек бирә", - ди "Ышаныч" үзәгенең социаль педагогы Резеда Рәфыйкова. Аның сүзләренчә, балалар өчен мондый элемтә бик мөһим.

Яшь ата-аналар һәм аларның балалары "Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре ясаган уеннар күргәзмәсен кызыксынып карады, теге яки бу уенның әһәмияте, уен сюжетының үсеш вариантлары буенча материаллар сайлау, тәрбия һәм үстерү мәсьәләләре буенча консультацияләр алды. Активлык күрсәтеп, һәр уенда катнашырга тырыштылар. 

Үткәрелгән мастер-класслар яшь гаиләләргә мавыктыргыч һәм тулы канлы гаилә ялын оештыруның гади һәм уңайлы ысуллары белән танышырга ярдәм итте. Мондый ял авыр тормыш хәлендә иң ышанычлы тыл тәэмин итеп, гаиләне берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International