Казанның "Апрель" тернәкләндерү үзәгендә яңа эрго савыт-саба җыелмасы барлыкка килде . Бу хәрәкәт күнекмәләре чикләнгән балаларны мөстәкыйль ашарга өйрәтү өчен махсус савыт-саба җыелмасы.
Әлеге җыелма арасында социаль – көнкүрешкә җайлашу һәм күнекмәләр ясау өчен булган предметлар - авырайтылган ашханә приборлары, ябышып тора торган савыт-саба, шулай ук гади савыт-саба өчен чикләмәләр бар.
Эрго савыт-саба, тернәкләндерү үзәгендә "Бердәм Россия" партиясе ярдәмендә барлыкка килде, ул безгә кирәкле җиһазлар алуга сертификат тапшырды. Хәзерге вакытта бу җиһазлар белгечләргә, дәресләрдә куллану өчен тапшырылды.