Спаста сәяси репрессия корбаннары хөрмәтләнде

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Бүген, 30 нчы октябрьдə, үзəк китапханə мəйданында, "Сəяси репрессия корбаннары" һəйкəле янында репрессия корбаннарына багышланган матəм митингы үткəрелде. Илебездə сəяси репрессия корбаннарын искə алу көне РСФСР Югары Советының 1991 елның 18 нче октябреннəн N 1763/1-I  Карары белəн билгелəнгəн иде һəм 30 нчы октябрьдə билгелəп үтелə.

Сəяси репрессия нəтижəсендə һəлак булганнар истəлегенə матəм акциялəре һəм хəтер чаралары бөтен Татарстан республикасында үтте. 2018 елның 30 нчы октябрендəге сəяси репрессия корбаннарына багышланган митингта Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмəт алучылары да катнашты, чөнки дəһшəтле һəм коточкыч  Сталин чорында əлеге кайгы бер генə гаилəне дə читлəтеп үтмəде.

Интернат-йортта яшəүче репрессия корбаны Рəфидə Нургалиеваны  да игътибарсыз калдырмадылар, ул Спас муниципаль районы башлыгы К.Нугаев тарафыннан жылы котлаулар һəм ашамлыклар жыелмасы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International