Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр "Минем һөнәрем" акциясендә катнаша

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның 2 ноябрендә республика балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен Халык бердәмлеге көненә багышланган "Минем һөнәрем" һөнәри юнәлеш бирү акциясе программасын тәмамлаучы чаралар узачак.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге дәүләт казна учреждениесе тарафыннан үткәрелә торган акциянең максаты-социаль приютларда тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәрләр дөньясы белән танышу, һөнәри белем алуга стимул бирү. Чараларда иң яхшы конкурс эшләрен оештырган балалар катнашачак.

Быел акция партнеры - "Кулон" ЯАҖ, ул кызыклы программа тәкъдим итте. Профакциядә катнашучылар Балык Бистәсе районының "Кулон Агро" ҖЧҖ составына керүче кайбер предприятиеләрдә булачак, алар арасында икмәк пешерү, элеватор, машина-трактор станциясе һәм терлекчелек комплексы бар.

Кызыклы экскурсиядән соң балаларны "Минем һөнәрем" акциясе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы, шулай ук бәйрәм төшке ашы көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International