Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре "Альпари" ЯФ белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән 4 яшьтән 12 яшькәчә балалар өчен "Кыш бабайга хат" акциясе уздыра.
Балалар Кыш бабайга, хыялларын тормышка ашырсын һәм аларга яңа елга бүләкләр ясасын өчен, изге теләкләр язылган котлау хатлары язды.