Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 4 016 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 нче елның 30 октябренә республикада 9 856 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 87 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,48 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 016 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил иткән.

Хисап атнасында 579 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 538 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 41 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International