Яшел Үзән муниципаль районында “Турникетларсыз атна”

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә “2014-2020 нче елларда Татарстан республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм” программасына керүче “2014-2020 нче елларда Татарстан республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” программасы һәм яшьләрне шәһәр предприятиеләре белән таныштыру уңаеннан үткәрелүче “Сәләт беләм – мөмкинлек күрәм” муниципаль проекты тормышка ашырылуы дәвам итә.

2018 елның 16 нчы һәм 17 нче октябрендә "Турникетларсыз атна" бөтенроссия акциясе вакытында Яшел Үзән шәһәренең 3 нче һәм 10 нчы номерлы гимназия укучылары өчен Серго исемендәге завод”җитештерү берләшмәсенә экскурсия оештырылды. Экскурсия суыту җиһазлары ясый торган цехта үткәрелде.

Яшүсмерләр техника эшен, суыткычлар җыюны зур кызыксыну белән күзәтте, җитештерү технологларына сораулар бирде. Алар бик теләп һәр суыткычка үзенчәлекле кыяфәт бирүче нәфис рәсем осталары хезмәтләре белән танышты, шулай ук суыту җиһазына кирәкле теләсә нинди деталь ясап була торган тимерчелектә булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International