Түбән Камада I типтагы шикәр диабеты авырулары булган өлкән мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен һөнәри юнәлеш бирүче квест уздырылды.
Балалар икмәк белән бәйле һөнәрләр белән таныштылар, орлык чәчүдән башлап икмәк-күмәч ризыкларын пешерделәр. Балаларга аңлаешлы формада аларның авырулары нигезендә дөрес туклану турында мәгълүмат бирелде. Чара һөнәри юнәлеш бирүче уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды, бик җанлы һәм кызыклы үтте.
Чара ахырында икмәккә мөнәсәбәтле сорауга җавап бирелде. "Балаларга истәлекле сувенирлар, шулай ук икмәк белән бәйле һөнәрләр тасвирланган иллюстрацияләнгән китап бүләк ителде.
Әлеге һөнәри юнәлеш бирүче чара Яр Чаллы шәһәренең "Эрудит-Селдом" ЧОУ белән берлектә оештырылды.