"Гидропромжилстрой" 112 хезмәткәренә бурычын кайтарды

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Алабуга районында эшчәнлеген төзелеш тармагында гамәлгә ашыручы "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ  112  хезмәткәренә 9848,3 мең сумлык бурычын кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе республика ведомствоара комиссиясе контролендә кала. Хезмәт хакын түләү буенча бурычлы предприятиеләр белән эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International