Министр Эльмира Зарипова Әлмәттә гражданнар кабул итте

2018 елның 19 октябре, җомга

Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы Советының юбилей конференциясе уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әлмәт шәһәрендә гражданнарын кабул итте.

Ул социаль ярдәм, тәрбиягә олы яшьтәге кеше алган гаиләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Шулай ук, министр урыннарда турыдан-туры аралашу нәтиҗәле эшчәнлеккә ярдәм итүен билгеләп үтте. «Без һәрвакыт катлаулы мәсьәләләрне уңай яктан хәл итәргә тырышабыз. Оператив хәл ителә торган мәсьәләләр бар. Әмма карап тикшерү өчен озак вакыт таләп иткән моментлар да була, мәсәлән, бу торак мәсьәләсе яки финанс тәэмин ителеше", - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International