Казанның Вахитов районында вакансияләр ярминкәсе оештырыла

2018 елның 19 октябре, җомга

24 октябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылачак.

Әлеге чарада Вахитов районының 10 предприятие һәм оешмасы катнашачак. Биредә эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, наемга куелган персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү, эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү, хезмәт һәм гарантияләр турында закон мәсьәләләре буенча консультатив хезмәтләр күрсәтәчәк.

Моннан тыш, пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен арттыру максатыннан, Вахитов районында Пенсия фонды идарәсе белгечләре дә вакансияләр ярминкәсендә катнаша. Чарада катнашучыларга түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алу мөмкинлеге биреләчәк: пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсия формалаштыру, 2018 елда пенсияләрне индексацияләү, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр, үз эшләрен ачу һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләүләрне түләү, гражданнарга реаль вакыт режимында үзләренең формалаштырылган пенсия хокуклары турында белергә мөмкинлек бирүче "иминләштерелгән затның шәхси кабинетында" теркәлү тәртибе.

Ярминкә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Зинин ур., 3 йорт, НОУ РУЦ бинасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International