“Хыял” приютында бию-уен тренингы узды

2018 елның 19 октябре, җомга

Аксубай муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында 5-7 яшьлек балалар белән бию-уен тренингының чираттагы дәресе узды. 

Әлеге тренингның төп максаты - бию аша эчке һәм тышкы гармониягә ирешү.  Шулай ук бу балалар коллективын берләштерү өчен үтемле алым.

Биредә һәркем үзенең индивидуальлеген күрсәтә, уңайсызланудан арынырга мөмкин. Ә “Дуслык биюе” дигән уртак бию һәркемнең күңеленә хуш килде. Аны дәресләр дәвамында уйлап табуларын дәвам иттеләр. Дәрес тәмамланганнан соң балалар бер-берсенә яхшы кәеф теләделәр, елмаюлар белән алмашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International