"Ялкын" приютында балалар Калашников хакында мәгълүмат алды

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балигъ булмаганнарда патриотик тәрбия бирү системасын камилләштерү максатыннан "Калашников – Шәхес - автомат " танып-белү сәгате узды.

Балалар быел атаклы конструктор – коралчы, техник фәннәр докторы Михаил Тимофеевич Калашниковка 90 яшь тулуын белде.

Балалар өчен герой тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган әдәбият күргәзмәләр оештырылды, кызыклы видеороликлар һәм презентацияләр әзерләнде. Ялкынлылар Калашниковның атаклы корал уйлап табуы хакында мәгълүмат алды. 

Чара ахырында яшь патриотлар бергәләп пластилиннан танылган Михаил Калашниковның автоматын ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International