Яр Чаллы шәһәрендәге “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыралар.
Әлеге уңайдан 15нче октябрьдә тәрбияче А.Борисова 15 инвалид бала өчен “Собибор лагерендагы күтәрелеш” исемле тематик чара уздырды.
Балалар 1943нче елда немец концлагеренда тоткыннар оештырган күтәрелеш турында белделәр. Кызганыч ки, әлеге вәхшәт йортыннан исән калучыларның саны бары 53 кеше генә булган. Собибор турындагы дөреслекне дөньяга нәкъ менә алар сөйләгән.