"Минзәлә" ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Минзәлә районында эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы "Минзәлә" ҖЧҖ  140  хезмәткәренә 853,0 мең сумлык бурычын кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе республика ведомствоара комиссиясе контролендә кала. Хезмәт хакын түләү буенча бурычлы предприятиеләр белән эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International