"Хыял" приютындагылар "ВЛКСМга 100 ел" стена газетасы чыгарды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Балаларны яшьләр хәрәкәте белән танышу максатыннан, Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  "ВЛКСМга 100 ел" стена газеталары чыгару планлаштырылган иде.

Балалар шунда ук социаль әһәмиятле проектта катнашырга теләк белдерде. Эшне гаилә архивыннан материаллар, якын кешеләрнең һәм туганнарның комсомоллар сафына ничек кабул итүләре турында хатирәләре туплаудан башладылар.

Газетаны әзерләгәндә, балалар комсомолны оештыру, аның принциплары һәм максатлары турында белде. Газета эчтәлекле, файдалы һәм кызыклы килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International