"Үзгәрешләр җиле " клубы эше уңаеннан Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гөлназ Веселовская һәм Эльвира Нәфыйкова закон белән каршылыклары булган балалар өчен "Нур" мәчетенә экскурсия оештырганнар.
Чараның максаты - үз милләтенә карата һәм башка дин йолаларына хөрмәт тәрбияләү. Мәчеткә кергәндә балаларны дини нигезләр һәм гарәп теле укытучысы Рөстәм Идиятуллин каршы алды.
Экскурсия ахырында мәчет имамы балаларга кеше тормышындагы ышанычның әһәмияте, кешенең башка дин кешеләренә карата нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләде, берәү дә үзе сайлаган дин яки ышанулары өчен кешене хөкем итү хокукына ия түгел, дип аңлатты. "Кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәргә, аларның фикерен хөрмәт итәргә кирәк", – дип нәтиҗә ясады мәчет вәкиле.