"Наз" приютында чәчәк ясау техникасын үзләштерәләр

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Хәзер киемне, причёсканы, йортны декоратив бизәү модада. “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар да матур итеп розалардан букетлар, брошкалар ясау технологиясен өйрәнә.

Үз куллары белән ясалган роза букетлары белән бүлмәләрне бизиләр,брошкалар ясап күлмәкләренә кадыйлар. Бу чәчәкләрне ясау авыр түгел һәм бик мавыктыргыч. Балалар бу дәрес вакытында бик зур канәгатьлек алалар, үзләренең фантазияләрен арттыралар. Алар коллективта бергә, бердәм эшләргә өйрәнәләр, бер-берсенә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International