Зәйдә укучылары өчен "PROFF-навигатор" һөнәри ориентлашу проекты буенча экскурсияләр башланды

2018 елның 12 октябре, җомга

"PROFF-навигатор" һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан мәшгульлек үзәге 8нче сыйныф укучылары өчен Зәй шәһәре предприятиеләренә экскурсияләр циклын башланды.

Ел ахырына кадәр 6 предприятиегә барлыгы 24 экскурсия оештыру планлаштырыла, алар – “Татэнерго” АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы, “Зәй икмәге” ҖЧШ, “ТатЭК” ҖЧШ, “Зәй крекеры” кондитер фабрикасы” ҖЧШ, "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧШ, "Нива" ҖЧШ.  Экскурсияләргә барлыгы 400ләп укучы җәлеп ителәчәк.

10 октябрьдә “ТатЭК” ҖЧШенә экскурсия оештырылды, биредә укучылар блоклы трансформатор станцияләре белән танышты. Аннан соң укучылар мәшгульлек үзәгендә үзләренең булачак һөнәләрен билгеләү буенча һөнәри ориентлашуда тестлаштыру узды, аларга хезмәт базарында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ барлыгы һәм эшче һөнәрләренә сорауның үсә баруы турында аңлатылды.

Соңыннан укучылар киләчәктә зур ихтыяҗ булачак һөнәрләр турында фильм карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International