"Балкыш"та фоторамнарны бизәргә өйрәттеләр

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Түбән Каманың "Балкыш " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Паранина җитәкчелегендә "Тылсымлы тасма"түгәрәге эшли. Түгәрәкнең чираттагы дәресе фоторамның декорациясенә багышланган иде.

"Фоторамкалар һәрвакыт кирәк һәм теләсә нинди бәйрәмгә бүләк итүнең яхшы варианты булып кала", – дип саный Е. Паранина. Аның сүзләренә караганда, бу интерьер аксессуары үз эченә иң кадерле истәлекләрне сыйдыра, һәрвакыт күз алдында.

Дәрестә өлкән төркем кызлары катнашты. Балалар канзаши стилендә чәчәкләр һәм күбәләкләр ясады.

"Канзаши стилендәге фоторамка кызлар китап киштәсен, эш өстәле яки диварны бизи алачак. Приют карамагындагы балалар бу эшләнмәләрне туганнарына һәм якыннарына гына түгел, сыйныфташларына яки приют хезмәткәрләренә бәйрәм уңаеннан бүләк итә ала", – ди тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования