Вектор " ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшче гражданнарның хезмәт хокукларын саклауны, үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла.Яр Чаллы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч кайтарылды.

"Вектор" ҖЧҖ 27 хезмәткәренә 320,7 мең сумлык әҗәтен түләде. 

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования