Зәйдә "Ачык йөрәкләр" программасы тормышка ашырыла

11 октябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче әниләр өчен,  “Ачык йөрәкләр” программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Программаның максаты - сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, әти-әниләргә өй шартларында тәрбия һәм коррекция  процессын оештыруда ярдәм итү, баланың үсешенә уңай йогынты ясарлык психологик климат тудыру.

Әти-әниләргә ярдәм төрле формаларда күрсәтелә. Авыру баланың психологик  үзенчәлекләрен исәпкә алып тәрбияләүдә гаиләнең роле кебек сораулар карала. Гаиләдә уңай микроклиматка ничек ирешү кебек актуаль темалар коммуникатив тренинглар аша өйрәнелә.

Әлеге программа уңаеннан социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен юридик консультация оештырылды. Бу чара түгәрәк өстәл рәвешендә узды. Катнашучылар яшәү шартлары, торак һәм дарулар белән тәэмин ителеш турында сораулар күтәрделәр.

Үзәк белгечләре белән аралашып әти-әниләр үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап тапты, ә психологның киңәшләре киләчәк тормышка ышаныч белән карарга, үз көчләренә ышанычны арттырырга зур ярдәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования