Министрлыкта сынау проекты уңаеннан ачык тавыш бирү этабына әзерләнәләр

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Беренче этап барышында министрлык якын арада иң мөһим юнәлешләр һәм эшләү индикаторлары буенча экспертлардан, тармак профессионалларыннан тәкъдимнәр туплады. Экспертларның актив эше өчен министрның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов рәхмәт белдерде. Ул пилот проекты гражданнарга якынрак булырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

 "Проектның бурычы – эксперт бергәлеге һәм җәмәгатьчелек билгели торган  мәсьәләләрне мөмкин кадәр нәтиҗәле хәл итү", – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Иҗтимагый совет рәисе Борис Захаров.

Бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр исемлегенә соңгы үзгәрешләр кертеләчәк, алар ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак. Исемлекнең теге яки бу пунктлары буенча үз позициясен һәр татарстанлы белдерә ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International