Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрүе күзәтелә

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән  эшсезләр саны 903 кеше, бу узган хисап датасына караганда 14 кешегә кимрәк.

Шулай ук узган атнада Алабуга һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 9 октябренә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 258 һәм 281 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Яр чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Чистайда эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Анда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 832, 371,58 һәм 304 кеше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International