Апаслылар бүләк-күчтәнәчләр кабул итә

2018 елның 5 октябре, җомга

4 октябрь көнне Апас районы администрациясе, социаль яклау бүлеге, район ветераннар советы вәкилләреннән торган делегация якын-тирә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүче якташларына кунакка барды.

Алар район башлыгы исеменнән Буа, Тәтеш һәм Кайбыч районнарындагы интернат-йортларда яшәүче апаслыларны котлады. Өлкән яшьтәге кешеләргә бүләкләр һәм Урта Биябаш авылыннан коляскадагы инвалид Дамир  Шәмсиев исеменнән үз умартасыннан өч бал банкы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International