Театрга мәдәни сәяхәт

2018 елның 5 октябре, җомга

4 октябрьдә Өлкәннәр декадасы уңаеннан Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен К.Тинчурин исемендәге театрга сәяхәт оештырды.

Әлеге чараның максаты мәдәни-ял итү эшчәнлеге, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

Барысы да актерларның уеныннан һәм спектакльдән канәгать калды, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды. Комедияне караганнан соң алар һәр образга карата үз тойгылары һәм кичерешләре белән уртаклашты. Татар классигы, драматург Туфан Миңнуллинның талантына сокландылар. 

Мәдәни сәяхәт оештыручылар да игътибардан читтә калмады. Өлкәннәр аларга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International