Кукмара районында төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 5 октябре, җомга

3 октябрьдә төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең һәм Кукмара муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координацион советының уртак утырышы булды.

Утырышта Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, муниципаль район оешмалары белгечләре һәм җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Чарада  "Тех строй" ҖЧҖ һәм "Кукмара киез итек-киез комбинаты" ААҖ белгечләренең, шулай ук "Кукмара металл савыт-сабалар заводы" ААҖ җитәкчеләренең докладлары тыңланды.

Төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре, шул исәптән эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүнең барышы турында доклад белән төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International