Эльмира Зарипова Биектау районында яшәүче хатын-кызларны котлады

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген,  27 сентябрьдә, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан, Биектау авылында яшәүче Шәмсеруй Низаметдинова янында булды. 

"Өлкән кешене тәрбиягә алучы  гаилә" республика проекты уңаеннан  Ш.Низаметдинова Сафиннар гаиләсенә тәрбиягә алынган иде. Очрашу  җылы атмосферада үтте. Шәмсеруй апа үзенең тормыш юлы турында сөйләп үтте. Бергәләп аның кул эшләнмәләрен карадылар, чөнки Шәмсеруй апа, аның өчен уңайлы вакытта, кечкенә келәмнәр бәйли. Министр Эльмира Зарипова районыбызның өлкән яшьтәге, сугыш ветеранының тол  хатыны, тыл хезмәтчәне, Өллә авылында малае гаиләсендә тәрбияләнүче  Җиһаншина Сәгъдәтбануны да бәйрәм белән котлап үтте.

Министрны Биектау  район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров  һәм халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Гузәл Минаева озатып йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International