Түбән Камада декрет ялында булган хатын-кызлар белем ала башлады

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

 

Түбән Кама мәшгульлек үзәге тарафыннан хатын-кызларга профессиональ белем һәм өстәмә профессиональ белем бирү оештырыла. Әлеге проект балаcына өч яшь тулганчы декрет ялында утыручы һәм эшкә чыгарга планлаштыручы аналар өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Әлеге программа буенча Түбән Каманың 21 хатын-кызы өстәмә һөнәри белем ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International