Сарман районы волонтерлары "Автомобильсез көн " акциясе үткәрде

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Волонтерлар елы уңаеннан, "Волонтер" оешмасы активистлары  һәм "Шәфкать" үзәге каршындагы  "Җиңү волонтерлары"ның  Сарман бүлеге вәкилләре "Автомобильсез көн" акциясенә чыкты.

Акция Бөтендөнья автомобильсез көн – экологик бәйрәмгә багышланган иде.

Волонтерлар барлык машина йөртүчеләрне акциягә кушылырга һәм райондагы экологик хәлгә игътибар итәргә чакырды. Чарада иреклеләр үтеп баручыларга елмаю бүләк итте һәм белешмәлекләр таратты. Белешмәлектә Халыкара машинасыз көн тарихы һәм аның әйләнә-тирә мохитне саклау өчен әһәмияте турында мәгълүмат тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International